Әлмәттә җәмәгать урыннарында кече архитектура формаларын тәртипкә китерделәр
Шәһәребезнең көннән-көн матурая, төзекләнә баруы куандыра.
Шулай да соңгы вакытта шул заманча төзекләндерелгән скверлардыгы, парклардагы, башка күп кенә җәмәгать урыннарындагы кече архитектур формаларның җимерелүе күңелне тырнап тора. Бу уңайдан редакциябезгә әлмәтлеләрдән һәрдаим мөрәҗәгатьләр килә тора. Үзәк урамнардагы җимерек баскычлар, юл кырыйларындагы, ишегалларындагы корыган агачлар, кеше биеклеге булып үскән чүп үлән дә калабызны бизәми.
Шушы көннәрдә күңелле хәбәр килеп иреште - ниһаять, ишегалларындагы һәм җәмәгать урыннарындагы җимерек таганнарны, уен һәм спорт корылмаларын ремонтларга керешкәннәр. Халык гозере җитәкчелеккә барып иреште дигән сүз инде бу. «Халык контроле» системасына әлмәтлеләр юллаган мөрәҗәгатьләрнең дә файдасы тими калмагандыр. Ничек кенә булмасын, игелекле гамәл. Шул рәвешле бүгенге көндә «Саулык» паркында өч батутны һәм ике таганны яңартканнар, тарзанканың тросын һәм ныгытмасын алмаштырганнар. «Шәмсенур» паркында өч тренажерны, шәһәр күлендә ике фонтанны һәм өч атынгычны ремонтлаганнар. Шарлавыклы буалардагы биш яңа батутны һәм өч таганны рәткә китергәннәр. Афәрин. Күптән кирәк иде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia