Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Хәмидә Габдрахманованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Әлмәттә тыл ветеранын хөрмәтләделәр.

Тыл хезмәтчәне, Әлмәттә яшәүче Габдрахманова Хәмидә Нәбиулла кызы юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова  килде.

Хәмидә Нәбиулла кызы Лениногорск районының Алтай авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгында башлый. 1957 елда Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсенә күчеп килә.  Кияүгә чыга, гаиләдә 2 ул һәм бер кыз туа. Күп еллар «ЕЛХОВСКОЕ УТТ»предприятиесендә эшли.

Бүген Хәмидә Нәбиулла кызы-10 оныкның бәхетле әбисе.

Гүзәл Хәбетдинова аны иң җылы теләкләрен җиткереп котлады:

"Сезгә яраткан якыннарыгыз янәшәсендә озын һәм шатлыклы тормыш телим. Сезнең 100 еллык юбилеегызда кабат очрашырбыз, һәм сез, бүгенге кебек, сәламәт һәм кәефегез яхшы булыр дип чын күңелдән өметләнәм».

Гүзәл Хәбетдинованың ветераннар белән татар телендә аралашуы ветераннарга хөрмәт күрсәтүенең мөһим чагылышы булып тора.

Әлеге матур вакыйга уңаеннан юбилярны шулай ук Әлмәт социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин котладылар.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса