Гаиләләр экскурсиядә булды.
Ватанны саклаучылар фонды һәм Әлмәт районы башкарма комитеты координаторлары ярдәмендә махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның гаиләләре Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында булдылар.
Мавыктыргыч сәфәр барышында алар түбәндәге музей мирасы объектларында булдылар:
• Н.А. Дурованың музей-утары
• Бехтеров өяз медицинасы музее.
• М. Цветаеваның мемориаль комплексы
• Алабуга шәһәрчеге
Экскурсия «Трактир» музей-театрында төшке аш белән тәмамланды.
Гаиләләр бу сәфәрдән бик канәгать калдылар.