Россия көне уңаеннан яшь әлмәтлеләргә паспортлар тапшырдылар
Әлмәттә бәйрәмне беренче тапкыр Дуслык парады белән билгеләп үттеләр.
Россия көне уңаеннан Гүзәл Хәбетдинова яшь әлмәтлеләргә паспортлар тапшырды
Россия көне-илебезнең барлык гражданнарын берләштерә торган бәйрәм.
Әлмәттә бәйрәмне беренче тапкыр Дуслык парады белән билгеләп үттеләр, анда районда яшәүче илледән артык төрле милләт вәкилләре катнашты. Милли костюмнарда һәм кулларына Россия флаглары тоткан йөреш драмтеатрдан «Фабрика» яшьләр үзәгенә кадәр узды.
Россия көне уңаеннан Яшьләр үзәгендә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында матур бәйрәм чаралары: тематик мастер-класслар һәм концерт программасы узды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлады:
"Россиянең төп байлыгы һәрвакыт нык рухлы һәм бердәм гражданнар булды һәм шулай булып кала да. Тугры, көндәлек, нәтиҗәле хезмәте, якыннары турында кайгыртуы һәм тирә-юньдәгеләргә битараф булмавы белән дәүләтебезне саклаучы һәм үзгәртүче кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә бердәмлек һәм хезмәт сөючәнлек Россия үсеше һәм чәчәк атуының нигезе булсын".
Аннары җитәкче тантаналы шартларда 14 яшькә җиткән 29 әлмәтлегә Россия гражданинының төп документын — паспорт тапшырды.
Бәйрәм районның иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia