Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында 2025 елның беренче биш аенда 43 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән

Аларда 5 кеше һәлак булган һәм 49 кеше җәрәхәтләнгән.

Әлмәт җирлегендә юл-транспорт һәлакәтләренең кимемәве борчуга сала. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 2025 елның беренче биш аенда гына да районда 43 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булган һәм 49 кеше җәрәхәтләнгән. Башкарма комитетта булып узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышында аварияләргә аерым анализ ясалып, балалар травматизмын булдырмау чараларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, аварияләр күп була торган көннәр булып элеккечә дүшәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә санала. Көндезге сәгать өчтән алып кичке тугызларга кадәр булган вакыт аралыгында машина йөртүчеләргә аеруча уяу булырга кирәк – күпчелек юл һәлакәтләре нәкъ менә шушы сәгатьләрдә теркәлә икән.

Утырышта балаларның юлда имгәнүләре мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. ТР буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Андрей Куртмин балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими искә төшерү кирәклеген ассызыклады, шулай ук балаларны автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм тотып тору җайланмаларын мәҗбүри куллану кирәклеген искәртте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса