Әлмәтлеләрне «Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар
Һәр ноктада волонтерлар кизү торачак һәм махсус пакетлар өләшәчәк.
Әлмәтлеләрне «Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыралар
Иртәгә, 3 июньдә, бөтендөнья велосипед көнендә безнең шәһәрдә ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» бөтенроссия акциясе узачак!
Иртәнге 7:00 сәгатьтән шәһәр урамнарында 5 нокта оештырылачак, анда волонтерлар акциядә катнашучыларга 500 махсус «файдалы» пакет тапшырачак. Бу иртәнге эшкә бару юлын сәламәтлек өчен генә түгел, экологик яктан да файдалы итү өчен менә дигән сәбәп!
Хәрәкәткә кушылыгыз, велосипедка утырыгыз һәм көнегезне актив һәм позитив рәвештә башлагыз!
Катнашучыларга кызык булсын өчен «Энергетик нокталар» урыннарын алдан хәбәр итмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia