Әлмәт шәһәр күлендәге бассейн территориясе ачылуга әзерлиләр
Бассейн территориясе яңартылды.
Быел биредә җиһазлар ремонтланган һәм яңартылган: сауна һәм түбә капиталь ремонтланган, насослар алыштырылган, юллар өслеге яңартылган, бассейн һәм душ бүлмәләренә косметик ремонт ясалган, шулай ук скалодромга һәм бау паркына техник хезмәт күрсәтелгән. Әлеге максатларга җирле бюджеттан 3 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Килүчеләрнең иминлегенә аерым игътибар бирелде: пляжда һәм бассейнда 8 коткаручы һәм 6 инструктор эшләячәк. Шәһәр күлендәге бассейн территориясен рәсми ачу 1 июньгә планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia