Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә 600 дән артык хайван мәҗбүри теркәлү узган

Әлмәт районында, республика законы нигезендә, йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү дәвам итә.

Әлмәттә 600 дән артык хайван мәҗбүри теркәлү узган
 

Әлмәт районында, республика законы нигезендә, йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү дәвам итә. Ел башыннан бирле 625 эт теркәлгән инде.

Закон хуҗаларны өч айга җиткән этләрне теркәргә һәм чипларга мәҗбүр итә. Теркәлү процедурасы 220 сум тора һәм аңа ветеринария табибы тарафыннан карау, микрочип урнаштыру һәм федераль базага белешмәләр кертү керә.

Теркәлү өчен түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк: хуҗаның паспорты, ИНН һәм этнең ветеринария паспорты.

Теркәлүне Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә түбәндәге адрес буенча узарга була: Геофизическая ур., 15б.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса