Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә күпфатирлы йортларда капиталь ремонтның барышын һәм сыйфатын тикшерделәр

Инспекциядә шулай ук шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре, идарәче компанияләр вәкилләре һәм подрядчылар катнашты, подваллар, түбәләр, фасадлар, подъездлар һәм аерым фатирлар каралды.

Әлмәттә күпфатирлы йортларда капиталь ремонтның барышын һәм сыйфатын тикшерделәр

Әлмәттә торак фондының күчмә инспекциясе булды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин белән берлектә күчмә тикшерү барышында быел планлаштырылган капиталь ремонт эшләренең сыйфатын һәм барышын карадылар.

Инспекциядә шулай ук шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре, идарәче компанияләр вәкилләре һәм подрядчылар катнашты, подваллар, түбәләр, фасадлар, подъездлар һәм аерым фатирлар каралды.

«Төп бурыч — торак — коммуналь хуҗалык өлкәсендә  кискен мәсьәләләрне бетерү», - диде Гүзәл Хәбетдинова.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Әлмәт районында 48 күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәреләчәк. Үзгәрешләр 10,5 меңнән артык кешегә кагылачак. Татарстанның торак инспекциясе капиталь ремонт эшләрен мониторинглауны дәвам итәчәк. Шулай ук ТР дәүләт торак инспекциясе башлыгының эш сәфәре кысаларында идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре белән капремонт, газ хезмәте күрсәтү һәм чираттагы җылыту сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Моннан тыш, Александр Тыгин һәм Гүзәл Хәбетдинова Әлмәттә яшәүче 22 кешенең мөрәҗәгатен карады. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре ТР Дәүләт торак инспекциясе контроленә алынды. Ведомство проблемаларны бетерү һәм халыкның хокукларын яклау буенча тиешле чаралар күрәчәк.

Фто: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса