Әлмәттә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Чираттагы гуманитар ярдәм составына 9 квадроцикл, элемтә чаралары, мичләр, дроннар, рацияләр, радиоэлектрон чаралар, кием-салым, медикаментлар кергән иде.
Якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю эше дә актив бара. Чираттагы гуманитар ярдәм составына 9 квадроцикл, элемтә чаралары, мичләр, дроннар, рацияләр, радиоэлектрон чаралар, кием-салым, медикаментлар кергән иде.
Бүгенге көндә солдатларга көндәлек тормышларын алып бару өчен бар да кирәк: эчке киемнәрдән башлап аяк киеменә кадәр. Хәзерге вакытта Херсон юнәлешендә булганнар моңа аеруча мохтаҗ. Игелекле гамәлгә кушылып, хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүчеләр Яшьләр үзәгендә урнашкан «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабына кирәк-яраклар алып килә алалар. Маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау өчен чимал белән булышырга яки матди ярдәм күчерергә теләүчеләрне дә биредә бик көтәләр. Егетләребез медикаментлар, аеруча антибиотиклар, йөрәк дарулары, бинт, лейкопластырь, жгут, авыртуны баса торган препаратларны да сорыйлар. Хәрбиләрнең үзләре әйтүенчә, туган җир-дән килгән посылкалар, техника, кием-салым аларга алгы сызыкта булганда аеруча кирәк. Гуманитар йөкнең исән-имин килеп җиткәнен алар зарыгып көтеп торалар.
Шулай, Җиңүне якынайту өчен бердәм булу сорала. Изге гамәлгә кушылып, солдатларыбызга кулдан килгән кадәр булышырга, аларның хәлен җиңеләйтергә тырышыйк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia