Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә хастаханә шәһәрчеге территориясендә «тукталыш тыелган» һәм «эвакуатор эшли» билгеләре куелды

Билгеләр гамәлдә булган зонадагы автомобильләр эвакуацияләнәчәк.

Әлмәттә хастаханә шәһәрчеге территориясендә "тукталыш тыелган" һәм "эвакуатор эшли" билгеләре куелды

Әлмәт үзәк район хастаханәсе администрациясе хәбәр иткәнчә, хастаханә шәһәрчеге территориясендә ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре хәрәкәтенә комачаулый торган автотранспортны куюны чикләү, юл хәрәкәте иминлеген, пациентларның һәм хастаханәгә килүчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатында 3.27 "тукталыш тыела" һәм 8.28 "эвакуатор эшли" юл билгеләре урнаштырылган. Яңа куелган юл билгеләре таләпләренең үтәлешен тикшереп тору Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте экипажлары тарафыннан гамәлгә ашырылачак. Билгеләр гамәлдә булган зонадагы автомобильләр эвакуацияләнәчәк.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса