Шәһәр сусаклагычында яшь әлмәтлеләр өчен яңа уен комплексы барлыкка килде
Бу андагы икенче уен комплексы.
Сусаклагычның "тыныч зонасында" балалар өчен заманча күп функцияле уен комплексы урнаштыру төгәлләнгән. Хәзерге вакытта вертикаль яшелләндерү һәм мәйданчыкны вак таш белән каплау эшләре алып барыла. Комплексның үзенчәлеге булып таганнарның күптөрлелеге тора. Классик модельләрдән тыш, биредә «Гнездо», «Мама и малыш» һәм «Маятник» таганнарын да табарга була. Комплекс түгәрәк буенча тугыз таган, шулай ук баскычлар һәм Тарзанка белән җиһазландырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу шәһәр сусаклагычы территориясендә барлыкка килгән икенче уен зонасы. Исегезгә төшерәбез, сусаклагыч территориясен төзекләндерү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме һәм «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме нәтиҗәсендә гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia