Әлмәттә Гүзәл Хәбетдинова гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте
Әлмәтлеләрне торак шартларын яхшырту темасы борчый.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Кабул итүдә район башкарма комитеты җитәкчесенең профильле урынбасарлары катнашты, бу мөрәҗәгатьләрне комплекслы карау мөмкинлеге бирде.
Торак шартларын яхшырту мәсьәләләре халыкны борчыган төп тема булды.
Гүзәл Хәбетдинова мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсен игътибар белән тыңлады. Биредә яшәүчеләргә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча тәфсилле аңлатмалар, шулай ук алдагы гамәлләр өчен кирәкле киңәшләр бирелде.
Кабул итүдә яңгыраган проблемаларны оператив хәл итү максатыннан, Гүзәл Хәбетдинова профильле хезмәтләргә һәм бүлекләргә һәр мөрәҗәгатьне җентекләп тикшерергә һәм чишелеш вариантларын тәкъдим итәргә кушты.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia