2025 елның өч аенда Әлмәттә 418 сабый туган
Бу узган ел белән чагыштырганда 27гә күбрәк.
2025 елның кварталы нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районында 418 яңа туган бала тууы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 27гә күбрәк.
Яңа туган балаларның гомуми саныннан 206 малай һәм 212 кыз теркәлгән, шуларның бишесе игезәкләр, берсе ир һәм кыз игезәкләр.
Иң кечкенә баланың минималь авырлыгы -1630 гр тәшкил иткән, иң зуры 4780 гр. булган. Иң яшь әнигә - 18 яшь, иң өлкәненә – 47 яшь, иң яшь әтигә – 19 яшь, ә иң өлкәненә – 53 яшь.
Есения, Әминә, Амелия кебек балалар исемнәре популярлыгын югалтмый.
Әлмәтлеләр сабыйларына Леона, Мила, Билал, Илана, Эльяна, Алита, Идрис, Севилия, Одария, Дилияр, Генриетта кебек сирәк исемнәр кушалар.
2025 елның өч аенда Әлмәт районында 186 парның никахы теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 16га күбрәк. Аларның күбесе тантаналы шартларда узган.
Ел башыннан 42 граждан фамилиясен, исемен һәм атасының исемен алыштыру соравы буенча мөрәҗәгать иткән.
Шулай ук 2025 елның кварталында үлем турында 567 акт төзелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 56 актка кимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа