Әлмәттә махсус хәрби операция волонтерларын хөрмәтләделәр
Әлмәттә «Җиңүгә бәхет белән» дигән чара узды.
"Креатив Процесслар фабрикасы" яшьләр үзәгендә бәхет ункөнлегенә һәм 20 март халыкара бәхет көненә багышланган "Җиңүгә бәхет белән" дигән чара узды. Ул махсус хәрби операциягә ярдәм итү штаблары волонтерларының эшчәнлеген тануга юнәлдерелгән иде. Бу аларның хезмәтләрен һәм казанышларын билгеләп үтү, аралашу һәм тәэсирләре белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек.
Уңай атмосфера тудыру һәм волонтерлык эшчәнлегенә рухландыру өчен төрле активлыклар, мастер-класслар, интерактив һәм концерт программалары оештырылды!
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа