Башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова кушуы буенча юлчылар тиз арада Әминов урамындагы чокырларны ремонтлауга керештеләр.
Минуслы температура шартларында чокырларны ремонтлау махсус асфальт кулланып башкарылган. Хәзер исә һава шартлары кайнар асфальт-бетон катнашмасын кулланырга мөмкинлек бирә, бу башкарылган эшләрнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чокырларны ремонтлаудан тыш, язгы-җәйге чорда автомобиль юлларын ремонтлау буенча комплекслы программаларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта капиталь ремонт таләп итә торган юллар исемлеге формалаштырыла.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте