Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Юллар куркынычсыз булырга тиеш»: Гүзәл Хәбетдинова юлларны карап тоту өчен җаваплыларны тәнкыйтьләде

Җитәкче кыска вакыт эчендә Әминов урамында чокырларны ремонтларга кушты.

 

Иртәнге көндәлек киңәшмәдә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Әминов урамының канәгатьләнерлек булмавына игътибар итте.

«Әгәр сез санузел ремонтын җәйгә планлаштыргансыз икән, бу бит сез аннан бу вакытка кадәр файдаланмаячаксыз дигән сүз түгел? Юллар хәзер куркынычсыз булырга тиеш, капиталь ремонттан соң гына түгел!»- дип ассызыклады Гүзәл Хәбетдинова.

Җитәкче кыска вакыт эчендә Әминов урамында чокырларны ремонтларга кушты. Хәзерге вакытта язгы-җәйге чорда капиталь ремонт ясалырга тиешле шәһәр юллары исемлеге төзелә.  Әминов урамы әлеге исемлеккә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса