Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтнең Сәйдәшев урамын су басу мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды

Фикер алышуда шәһәр автомобиль юллары идарәсе, шулай ук үсеш департаменты һәм экология һәм төзекләндерү департаменты вәкилләре катнашты.

Территорияне тикшергән вакытта су басуның урын рельефының үзенчәлекләре аркасында килеп чыгуы ачыкланган, нәтиҗәдә су машина юлына җыелган, транспорт хәрәкәте өчен кыенлыклар тудырган. Торак йортларны су басу куркынычы юк. Бу хәл циклик характерда, ел саен кар эрегән вакытта кабатлана.

Проблеманы оператив хәл итү өчен Сәйдәшев һәм Кол Шәриф урамнары чатында кар чыгарылачак, ә якын арада су суыртылачак. Киләчәктә, мондый хәлләрне булдырмау өчен, су агызу каналларын төзекләндерү планлаштырыла. 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса