Этләрнең дә тормышы үзгәрә
2025 елның 1 гыйнварыннан Әлмәт районында этләрне теркәү һәм чиплау буенча эш алып барыла.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, өч айга җиткән этләрнең барлык хуҗалары үз хайваннарын теркәргә һәм чипларга тиеш. Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Реваль Мөхәммәтҗанов хәбәр иткәнчә, ел башыннан районның авыл җирлекләрендә хуҗалык этләрен теркәү һәм маркировкалау буенча мобиль бригадалар йөри. Хәзерге вакытта белгечләр 400 дән артык этне теркәгән инде. Хайванны теркәү бәясе 100 сум тәшкил итә, ә чиплау 120 сум.
Теркәлү процессы терлекне ветеринар тикшерүне, микрочип урнаштыруны һәм тиешле документларны рәсмиләштерүне үз эченә ала. Хайван һәм аның хуҗасы турындагы белешмә федераль мәгълүмат базасына кертелә икән. Процедураны үткәрү өчен хуҗаларга нинди документлар кирәк булачагын да әйтеп узды белгеч. – Хуҗаның паспорты, ИНН, этнең ветеринария паспорты. Әгәр ветеринария паспорты булмаса, аны шунда ук рәсмиләштерергә мөмкин. Эт хуҗалары Геофизическая урамындагы 15б йортында урнашкан ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә алалар, - дип аңлатма бирде Реваль Рөстәм улы.
Этләрне теркәү, чиплау кебек чаралар, әлбәттә, бик мөһим чара. Шулай да проблеманы ул тулысынча хәл итәрме икән? Безнең халык арасында кызыгып эт, песи алып, соңыннан алардан туйгач, яки дүртаяклы дуслары авырый башлагач, акча жәлләп , җан ияләрен урамга чыгарып ташлаучылар байтак бит. Ә бу килеп чыккан чара кайберәүләр өчен артык мәшәкать дип кабул ителмәсме? Хуҗасыз хайваннар белән приютлар шыплап тулган бит бүген. Шулай да бу уңайдан әлмәтлеләрнең дә фикерләрен ишетәсе килде.
Рөстәм Хафизов, 70 яшь, пенсионер: - Яңа кагыйдәләрне хуплыйм, чөнки бу иң беренче чиратта йорт хуҗасына булган таләпләрне катгыйлата. Аннан соң этләрен югалтучыларга дүрт аяклы дусларын табу да җиңелрәк булачак.
Галия Мәхмүтова, 40 яшь, оешма белгече: - Яхшы чара, ләкин аны барысы да үтәрме, билгесез. Үз вакытында урамда этләрне йөрткәндә аларның тизәкләрен җыештыруны мәҗбүри итеп куйган иделәр, барып чыкмады бит. Шулай да хуҗасыз этләрнең проблемасын хәл итәргә кирәк.
Роберт Назыймов, 60 яшь, шофер: - Этемне әле теркәмәдем. Теркәмәгән очракта штрафлар турында ишетеп беләм. Белмим әле, вакыт җитми, чипларга булыр инде, кирәк булгач, кирәк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа