Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә 15 күп фатирлы йортның түбәләре чистартылган

Әлмәттә күпфатирлы йортларның түбәләрен кардан, боздан чистарту эшләре дәвам итә.

Бүгенге көндә идарәче компанияләр тарафыннан күпфатирлы йортларның 15 түбәсе чистартылган. Эшләр дәвам итә. Экология һәм төзекләндерү департаменты белгечләре проблемалы адресларны ачыклау өчен территорияне йөреп чыгып, эш барышын көн саен күзәтәләр.

Сыйфатсыз эш башкарылган очракта идарәче компанияләргә карата административ чаралар кулланыла. Исегезгә төшерәбез, идарәче компанияләр торак йортларның түбәләре һәм козыреклары торышы өчен җаваплы. Фатир хуҗалары үз балконнарының торышы өчен җавап бирә, ә коммерцияле күчемсез милек милекчеләре — үз объектларының түбәләре торышы өчен.

Бозу фактлары турында 8(8553)33-46-13 телефоны буенча «Экология һәм төзекләндерү департаментына хәбәр итәргә була. 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса