Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә түбәләре куркыныч тудырган йортларны ачыклыйлар

Тугыз идарәче компания адресына инде чистарту белән шөгыльләнүне таләп итеп күрсәтмәләр җибәргәннәр.

Әлмәт  экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре боз, боз сөңгеләре, «кар башлыклары» булу һәм күпфатирлы йортларның түбәләренең гомуми торышы белән бәйле хокук бозуларны теркиләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова түбәләрне чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Әйтик, шундый бер рейд эчендә белгечләр 50дән артык адресны караган. Хокук бозу очраклары да бар. Аларны теркәгәннәр, кисәтүләрне идарәче компанияләргә җибәргәннәр, ә аннары җитешсезлекләрне бетерү өчен контроль карау оештырганнар.

-Мондый рейдлар нәтиҗәсендә ел башыннан алып тугыз идарәче компаниягә күрсәтмәләр җибәрелде. Әгәр идарәче компанияләр күрсәтмәләргә җавап бирмәсәләр, экология һәм төзекләндерү департаменты аларга электрон почта аша хәбәрләр җибәрә һәм аңлату әңгәмәләренә чакыра. Алга таба бернәрсә дә эшләмәү очрагында беркетмә төзелә, ул административ комиссиядә каралачак, — диделәр Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтендә.

Шулай ук таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралуын искәрттеләр. Штрафлар халык өчен 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 15 меңнән 30 меңгә кадәр.

Әлмәтлеләр! Өегезнең түбәләре кардан һәм боз савытларыннан вакытында чистартылмавын сизсәгез, бу хакта экология һәм төзекләндерү департаментына 8(8553)33-46-13 телефоны буенча хәбәр итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса