Әлмәт алгы сызыкка элемтә чаралары, дроннар һәм УАЗлар җибәрде
Бу инде 41 нче җибәрү.
Әлмәт махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү традициясен дәвам итеп, 1232 нче полкка 10 тонна гуманитар йөк җибәрде. Ярдәмнең бер өлеше шулай ук 430 нчы полкка һәм «Тимер»гә тапшырылачак. Бу инде 41 нче җибәрү, дип хәбәр итә ТР Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. Йөк составына ике УАЗ автомобиле, 23 февральгә шәһәр кешеләреннән бүләкләр, маскировка челтәрләре, медикаментлар, элемтә чаралары, квадрокоптерлар, дроннар һәм башка техник җайланмалар кергән.
"Барлык битараф булмаган халыкка, депутатлар корпусына һәм шәһәр предприятиеләренә безнең хәрбиләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!"- дип ассызыкладылар Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәтендә.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа