Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинованың 23 февраль белән котлавы

Хөрмәтле Әлмәт районы халкы!

 

23 февральдә без илебез һәм гражданнарыбыз мәнфәгатьләрен ышанычлы яклап, Россиянең ышанычлы үсешен тәэмин итеп, Ватанга тугры хезмәт иткән һәркемне хөрмәтлибез. Бу бәйрәм шулай ук яу кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарның да истәлеген саклый.

2025 ел – безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле. Без Ватанны саклаучылар елын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Без үткәндәге геройларны хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез; аларның батырлыгы — безнең барыбыз өчен дә Ватанга карата ихлас хөрмәт үрнәге.

Буыннар бәйләнеше — безнең көч. Бүген, бердәм команда булып, махсус хәрби операция барышында безнең сугышчылар ата - бабаларыбызның данлы сугышчан традицияләрен дәвам итәләр. Алар чын патриотлык, профессионализм, ышанычлылык һәм батырлык күрсәтәләр, үз бурычларын намус белән үтиләр.

Бу истәлекле көндә Ватанны саклаучыларга Россия хакына хәрби хезмәтләрендә уңышлар телим! Ветераннарга – нык сәламәтлек һәм озын гомер! Алгы сызыктагы сугышчыларга – батырлык, ныклык һәм рух көче! Без аларны  җиңү белән көтәбез!

Гомерләре һәм сәламәтлекләре бәрабәренә Россиянең киләчәген саклаган һәм яклаганнарның гаилә әгъзалары каршында  баш иябез. Сез – безнең сугышчыларның төп таянычы һәм ярдәмчесе.Ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет телим! Бәйрәм белән! Ватанны саклаучылар көне белән!

 

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса