Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Асыл егетләрне искә алдылар

Безнең районның да 600 дән артык яшь егете Әфган комлыкларын, тауларын кичә, сугыш утында кайный.

15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 36 ел тулды. Соңгы елларда әлеге датаны Россиянең интернационалист сугышчыларын искә алу көне буларак билгеләп узалар. Шуларның 90 ы орден һәм медальләр белән бүләкләнә, ә 13 егет чит-ят җирләрдә һәлак була. Төньяк Кавказдагы хәрби конфликтларда исә 899 әлмәтле катнашкан.

Туган илнең тугрылыклы уллары буларак, үзләренә җиткерелгән хәрби боерыкны ахыргача үтәгән батырларны, һәлак булганнарны һәрчак истә тоту һәм хөрмәтләү - изге бурычыбыз. Әфган сугышында гомерләре вакытсыз өзелгән асыл егетләрне искә алуга багышланган митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Руслан Корников һәм Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының ТР иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлекчәсе рәисе Сергей Брусов чыгыш ясадылар.

- Төп бурыч - сугыш турындагы тарихны бозмыйча саклап калу, дөньяга ирештерү һәм үзебездән соң калган буыннарга түкми-чәчми җиткерү, - дип ассызыкладылар алар.

Гомерләре иртә өзелгән якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса