Әлмәтнең «Кайгырту» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Ачык ишекләр» көне узды
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр янәшәбездә генә гомер кичерә.
Кемдер тумыштан сәламәт түгел, кемдер кинәт авыр язмышка эләгеп, җәрәхәтләр алган, имгәнгән, гомерлеккә авырып киткән. Шуңа күрә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәрдаим игътибарлы һәм ярдәмчел булырга кирәк. Алар да тулы тормыш белән яшәргә хокуклы бит.
Шушы көннәрдә «Кайгырту» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-көнкүреш адаптация кабинетында Ачык ишекләр көне булып узды. Әлеге чара авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты бәрабәренә Татарстан Республикасында «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы кысаларында тормышка ашырылган булып чыкты.
- Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның ата-аналарына шатлыклы һәм файдалы шөгыльләр белән тулы көн бүләк итүебезгә үзебез дә бик куанабыз. Үзәк белгечләре һәм психологлары алар өчен мавыктыргыч уеннар һәм тренинглар әзерләделәр, катнашучыларның барысы да чарадан канәгать калды, рәхәтләнеп ял итеп киттеләр. Әлбәттә, күңел ачып кына калмадык, тормыш алып бару өчен кирәкле эшләр башкардык - балалар белән бергәләп тәмле коймак пешердек һәм салат әзерләдек, шулай ук туфрак тулы савытларга суган, укроп һәм чәчәк орлыклары чәчтек, - дип уртаклаштылар «Кайгырту» үзәге белгечләре.
Һичшиксез, мондый матур чаралар, яңа күнекмәләр алу белән беррәттән, гаилә әгъзаларына үзара мөнәсәбәтләрне ныгытырга да мөмкинлек бирә. Мондый җылы эчтәлектәге чаралар алга таба ешрак оештырылсын иде дигән теләктә калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа