Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ир асылы ил бизи

Ватанны саклаучылар көне якынлашканда һәрбер оешмада, предприятиедә асыл ир-егетләрне тәбрикләү, хөрмәтләү матур традициягә әверелде.

Бүгенге героебыз - янгынга каршы көрәш алып баручыларның берсе. Әлеге һөнәр гомер-гомергә  иң авыр һәм җаваплы профессияләрнең берсе санала. Янгын сүндерүчеләр үз гомерләрен куркыныч астына куеп ут астына керәләр, кешеләрне коткаралар, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшәләр.

23 нче янгын частенда 40 ел дәвамында профилактик эшчәнлек алып баручы Флүс Нәгыйм улы Кәримовны коллективта бик хөрмәт итәләр.

 - Янгыннарны кисәтү өлкәсендәге эшчәнлек - иң җаваплысы. Бурдан кала, уттан калмый, дип юкка гына әймиләр бит халыкта. Инспектор Флүс Кәримов белән мин инде 15 ел бергә эшлим. Ул үз эшенең остасы, бик җаваплы һәм таләпчән белгеч. Газ эшкәртү һәм ремонт предприятиеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә фидакарь хезмәт куя. Без аның белән бик горурланабыз, - ди 23 нче янгын часте инженеры Алсу Нәбиуллина остазы турында.  

Флүс Кәримов үзе тумышы белән Мөслим районы Иске Карамалы авылыннан. Кечкенәдән үк физик эш эшләп, хезмәт сөючән булып үскән егет. Армия сафларына алынып, Ерак Көнчыгышта чик саклаган. Биредә хәрби пехота машинасының наводчик-операторы һөнәрен үзләштергән. Флүс Нәгыйм улы Әфган сугышын узган каһарманнарның берсе.

- Әфганстанга кая барганымны белеп, аңлап киттем. Яшь чак, үземнең ни дәрәҗәдә түземле булуымны сыныйсым да килгәндер, мөгаен. Хезмәттәшләрем белән бергә хәрби туганлык һәм батырлык мәктәбен уздым дисәм дә була. Службамны Герат провинциясендә тәмамлап, 1985 елның 13 июлендә демобилизацияләнеп,  туган якларга әйләнеп кайттым. Шушы ук елны 23 нче янгын частена эшкә урнаштым һәм бүгенге көнгә кадәр биредә хезмәт куям. Коллективыбыз бик яхшы, үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез, - ди Флүс Кәримов.

Озак еллар дәвамындагы намуслы эшчәнлеге өчен  «Аерым хезмәтләре өчен» медаленең барлык өч дәрәҗәсе белән дә бүләкләнгән шәхес тә әле ул.  Флүс Нәгыйм улы көчле ихтыярлы булуы өстенә бик ярдәмчел дә. Шуңа күрә аның дуслары да күп. Марат Мортазин һәм Раил Әюпов кебек хезмәттәшләре булуы белән бик горурлана героебыз. Эштән соң булган вакытларын да бик файдалы итеп уздырырга тырыша ул. Җәен умарта тота, кышын чаңгыда шуа. Янгын частен төзекләндерүдә дә үзеннән зур өлеш кертә, ветераннар советы эшчәнлеген дә матур гына алып бара.

Флүс Нәгыйм улы Кәримовка, районыбызның барлык ир-егетләренә, бүгенге көндә ил сагында торган һәркемгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез. Кыю йөрәкле, батыр кешеләр бәйрәме һәрчак куанычлы булсын!

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса