Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Курск өлкәсендәге хәрбиләр һәм җирле халык өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыю һәм озату эше шәһәрдә һәм авылларда бүген дә актив дәвам итә.

 

Волонтерлык штабларында эш кайный.  Хәзерге вакытта Курск өлкәсендәге хәрбиләр һәм җирле халык өчен гуманитарка туплау бара. Азык-төлек, солдатлар яратып өлгергән коры ашлар, медикаментлар, пычкылар, җылы кием-салым, урын-җир - барысы да кирәк, барысын да көтәләр. Нәрсә кирәк икәнен хәрбиләр үзләре хәбәр итеп торалар. Кыр шартларында алгы сызыкта булганнар өчен окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре һәм җылы киемнәр аеруча соралган.

Авыл җирлекләре фидакарьләре эштән бушаган вакытларында мәдәният йортларына, клубларга ашыгалар. Биредә алар җыелышып маскировка челтәрләре үрәләр, оекбашлар бәйлиләр, токмач кисәләр. Мисал өчен, Рус Акташының «Пчелки» штабы волонтерлары тарафыннан ел башында гына да дүрт челтәр үрелеп тапшырылган. Моннан тыш авыл кешеләре даими рәвештә солдатларга посылкалар җыеп озаталар. Яңа Нәдер авылы әби-апалары узган атнада гына ике көн дәвамында токмач кистеләр, аларны киптереп, тартмаларга тутырып әзерләп куйдылар. Дилүс Камалов, Рәмис Галиуллин, Алмаз Хафизов махсус хәрби операциядә  булган егетләргә посылкалар тапшырып кайтканнар.

- Егетләребезгә авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез, ә хезмәт итүче авылдашларыбызга туган йортларына исән-имин кайтуларын теләп калабыз, - ди Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирень Миннебаев.

Тайсуган фидакарьләре исә ветераннар советы рәисе Әнисә Таҗиева җитәкчелегендә күпләп окоп шәмнәре ясап әзерләп куйганнар.

Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасы зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтү белән беррәттән волонтерлар аларның гаиләләренә, иҗтимагый оешмалар махсус хәрби операция зонасы геройларының проблемаларын чишүдә булыша. Мисал өчен, шәһәрнең мәшгульлек үзәгендә хәзерге вакытта хәрби хәрәкәт ветераннары өчен махсус программалар да эшләп чыгарганнар, ир-егетләрне эш белән тәэмин итү бара.  Бүгенге көндә МХОда катнашканнар өчен үзәктә 79 вакантлы урын барлыгы да билгеле булды.

Яз айлары якынлашкан саен Җиңүгә өмет арта гына бара. Туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайткан һәм кайтачак махсус хәрби операция зонасы каһарманнары һәрдаим игътибар һәм кайгырту үзәгендә булырлар  дип ышанып каласы килә.  

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса