Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү кертелә

Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча йөрүче транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Чикләү транспорт чараларының автомобиль юллары буйлап йөрү өчен транспорт чарасы күчәренә рөхсәт ителә торган йөкләнеш 6 тоннадан артып киткәннәренә кагылачак. Әгәр бу параметр артык булса, хәрәкәт автомобиль юлларына зыянны каплау фактын раслый торган махсус рөхсәт булганда гына рөхсәт ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса