Әлмәттә юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Галимов Эдуард Ягъфәр улын искә алдылар
Әлмәттә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Батырлык атналыгы» патриотик акциясе дәвам итә.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Батырлык атналыгы» патриотик акциясе кысаларында Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән бергә Галимовлар гаиләсендә булдылар. Бу очрашу ДАИ юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, 1996 елның 22 июнендә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган Эдуард Ягъфәр улы Галимовны искә алу тантанасы булды.
Батырлык дәресе яшь хәрәкәт инспекторларына тирән тәэсир калдырды. Ватанны саклаучылар көненә багышланган истәлекле бүләкләр тапшырып, герой истәлеген хөрмәтләделәр.
Фото: Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia