Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә

Махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклаучы якташларыбызга гуманитар ярдәм туплап озату эше уңышлы гына дәвам итә.

Инде менә өч ел дәвамында район фидакарьләре яу кырындагы солдатларыбыз өчен маскировка челтәрләре үрә, кием-салым тегә, азык-төлек, техника, медикаментлар хәстәрләп җибәрә, машиналар сатып алып озата.

Шәһәр волонтерлары белән беррәттән авыл җирлекләрендә яшәүче әби-апалар да Җиңүне якынайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар.

Авыл җылысы - әни җылысы

Мәмәт һәм Чупай активистлары эшчәнлеген газетабызда еш яктыртып барабыз. Фидакарьләр МХО зонасындагы авылдашларына, госпитальдә дәваланучыларга гуманитар ярдәм җибәрүдән туктап торганнары юк. Бу эш аеруча Чупай авылында бик оешкан төстә алып барыла. Халыктан бердәм рәвештә акча җыелып, медикаментлар, эчке киемнәр, урын-җир комплектлары сатып алына, кул токмачы, окоп шәмнәре ясала. Авыл фидакарьләре яшелчәләрен, кайнатмаларын, баллы камыр ризыкларын һәрдаим кабул итү пунктларына тапшырып торалар. Бу игелекле эшне Сәрия Хаҗиәхмәтова башлап җибәргән булган. Капларга тутырылган гуманитар ярдәмне Илгизә Иванова үз машинасында җыю пунктына кадәр илтеп тапшыра. Чупай клубы җитәкчесе Ралиф Галимов һәм китапханә мөдире Резидә Әхмәтшина МХОдан кыска вакытлы ялга кайткан егетләр белән очрашулар, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр дә уздырып торалар. Миңлебай урман хуҗалыгы ярдәме белән хәрбиләрнең гаиләләренә утын да кайтартуны оештырганнар авыл җирлегендә. Бу эштә «Актау» хуҗалыгы җитәкчесе Данис Хәбибуллин, Мансур Вафин шәхси машиналары белән ярдәм иткәннәр. Мондый фидакарьләр булганда Җиңүгә өмет ныгый гына бара.

Кичүчат авылы мәчете, ветераннар оешмасы, авыл советы гыйнвар аенда гына да 62000 сум акча тотты.

Нәрсә кирәген алар яхшы аңлыйлар

Чыннан да, МХО бар халыкны берләштерде, һәркемнең йөрәгендә патриотлык хисләре уятты, игелек, сүнеп барган мәрхәмәтлелек төшенчәләрен кабаттан дөрләтеп кабызды. Үз башыннан кичермәгән кеше башканың хәлен аңламас, диләр. Төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт итеп кайткан ир-егетләр исә яшәү белән үлем арасында булган солдат тормышының бар нечкәлекләрен беләләр, шуңа күрә дә бүген алар МХО зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Газетабызда чик сакчылары оешмасы фидакарьләре турында язып чыккан идек. Шушы көннәрдә егетләр 385 нче артиллерия бригадасы хәрбиләренең гозерләрен җиткерделәр. Алдынгы сызыкта көрәшүче солдатларга боеприпаслар ташу өчен бортлы УАЗ машинасы бик кирәк булуын хәбәр итте алар. Әлеге машинаны сатып алу өчен акча җыя башлаганнар икән.

Атна башында позитив яңалык килеп иреште - инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче остаханәдә биш инвалид коляскасы җыелып госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә озатылган. Бу эштә егетләргә десантчылар берлеге дә ярдәм күрсәткән.

Сез сорагыз, мин бирермен, дигән Аллаһы Тәгалә. Ә андагы егетләргә иман байлыгы, киләсе көнгә ышаныч кирәк. Бу уңайдан христиан динендәге хәрбиләребезгә гыйбадәт өчен аерым бүлмәләр булдырырга, иконостас һ. б. кирәк-яраклар белән дә ярдәм иткәннәрен укып, ишетеп торабыз.

Шушы көннәрдә  Әлмәт Үзәк мәчете, шәһәр, авыл мәчетләре дә МХОда катнашучы егетләребезгә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан аерым машина белән ярдәм җибәрүне оештырды.

Шулай, кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә бүген алдынгы сызыктагы хәрбиләребезгә. Игелекле эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Егетләребезгә ярдәм кулы сузыйк, Җиңүне бергәләп якынайтыйк.

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса