Гүзәл Хәбетдинова: «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты — кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү ул
Яңа күнекмәләрне үзләштергән тәҗрибәле персонал төрле предприятиеләрдә, бигрәк тә кадрлар кытлыгы шартларында, нәтиҗәлерәк эшли ала
Әлмәттә Дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм федераль акчаларны җәлеп итү буенча эш төркеме утырышы булды, анда Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» партпроектының федераль координаторы Әлфия Когогина рәислек итте. Утырышта Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә региональ компетенцияләр үзәге һәм республиканың көньяк-көнчыгыш муниципалитетлары вәкилләре катнашты.
Фикер алышуның төп темасы «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча федераль проекты булды. 2018 елдан 2024 елга кадәр аңа Татарстанның 264 предприятиесе кушылган, ә 4960 хезмәткәр сакчыл җитештерү коралларына өйрәтү узган.
«Без башкарма комитетлар белән актив эшлибез, адреслы очрашулар уздырабыз, катнашуның өстенлекләре турында хәбәр итәбез. Проектка тагын да күбрәк предприятиеләрне җәлеп итү мөһим», - диде Родион Карпов үз чыгышында.
Узган ел 11 муниципалитетта шундый 15 чара оештырылган.
«Хезмәт ресурсларыннан рациональ файдалану — предприятиеләрнең керемнәрен арттыруның ачкычы», — дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова. Ул ассызыклаганча, яңа күнекмәләрне үзләштергән тәҗрибәле персонал төрле предприятиеләрдә, бигрәк тә кадрлар кытлыгы шартларында, нәтиҗәлерәк эшли ала. - Рациональләштерү кыскартуларга китерер дип куркырга кирәкми. Квалификацияле кадрлар җитмәвен без барыбыз да беләбез. Демографик фаразлар бу тенденциянең якындагы 20 елда сакланачагын күрсәтә. Предприятиеләрне кирәкле белгечләр белән тәэмин итү бик кыен булачак, — диде ул. «Безнең төп бурыч — җитәкчеләргә милли проектның асылын һәм хезмәт ресурсларыннан рациональ файдалануның өстенлекләрен җиткерү. Кадрлар ачлыгы шартларында бу нәтиҗәле карар», - дип йомгаклады Гүзәл Хәбетдинова.
Визит кысаларында катнашучылар шулай ук Әлмәт металлургия заводында булдылар, анда инвестицион проект белән таныштылар һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләр өчен социаль предприятиедә булдылар.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia