Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Солдатлар бездән ярдәм көтә

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтү эше актив дәвам итә.

Шушы көннәрдә чираттагы гумконвой 430 нчы полк, 2 нче армия, «Алга» батальоны солдатларына исән-имин барып җитте. Бу турыда МХО зонасындагы хәрбиләр үзләре һәм «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы волонтерлары хәбәр итте. Аннан алда гына әлмәтлеләр 25 тонналап гуманитарканы 56 нчы, 137 нче һава десанты полкларына һәм 34 нче аерым мотоукчылар бригадасына илтеп кайтканнар иде. Волонтерлар солдатларга роботлар, медицина кирәк-яраклары, машина запчастьлары, азык-төлек, кием-салым һәм маскировка челтәрләре алып бардылар.

Бүгенге көндә хәрбиләрнең техникага, маскировка челтәрләренә ихтыяҗы аеруча зур. Кыр шартларында алгы сызыкта алардан башка бөтенләй дә мөмкин түгел. Шуңа күрә дә районда һәм шәһәрдә маскировка челтәрләре үрү эшен тагын да активлаштыра төшкәннәр. Бу уңайдан Миңлебай авыл җирлеге волонтерларын билгеләп узмый мөмкин түгел. Әлеге игелекле гамәлнең башында нәкъ менә Миңлебай фидакарьләре торды. Аларның тырышлыгы белән генә дә 500 ләп маскировка челтәре үрелгән. Әлеге торак пунктта бердәм, тату, инициативалы кешеләр яши. Әле менә декабрь аенда гына да МХО батыры Айнур Әхмәтгәрәев мөрәҗәгате буенча квадрокоптер сатып алу өчен авыл халкы бердәм булып акча җыйган. Нәтиҗәдә 227 000 сум акча тупланган, шуның 162 мең сумы квадрокоптер алу өчен Айнур Әхмәтгәрәевкә тапшырылган, калган акчалар челтәр үрү өчен чимал сатып алуга тотылган. Миңлебай авыл җирлегендә уллары, туганнары МХО зонасында булган гаиләләргә ярдәм итү эше дә оештырылган. Гаиләләрне утын белән тәэмин итүдә Әлмәт урман хуҗалыгы директоры Виталий Утнюхинның тырышлыгы зур. Ә менә Марат Рәхимов махсус хәрби операциядә катнашучыларга 300 мең сумлык дизельле электростанция сатып алып биргән. Күмәк көч таулар күчерә диләр - хак сүзләр. МХО геройларына ярдәм күрсәтүдә һәм Җиңүне якынайтуда бүген һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Бергә булыйк, бердәм булыйк, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтик.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса