Әлмәттә 11 урамда чокырларга ремонт ясалачак
Хәзер эшчеләр юл участокларын тикшерәләр.
Узган атнада Әлмәттә алты урамда юллар ремонтланган, шул исәптән Ленин урамындагы 6 квадрат метр юл өслеге. Хәзерге вакытта белгечләр юл участокларын тикшерәләр, шуннан соң ремонт эшләре планын төзиләр, ул тотрыклы плюс температуралар килү белән башланачак. Бу хакта Әлмәт администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Атна ахырына кадәр шулай ук Гафиятуллин, Совет, Беренче Май, Сөләйманов, Тельман, Р.Фәхретдин, Шоссе, Садовая, Ленин, Әминов урамнарында һәм Төзүчеләр проспектында чокырларны ремонтлау планлаштырылган. Узган елның ноябрь башыннан бирле юл төзүчеләр Әлмәт урам-юл челтәренең 38 участогында 80 квадрат метр чамасы чокыр ямаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia