Әлмәтнең төрле һөнәр ияләре волонтерлык белән шөгыльләнәләр
«Ассоль» штабы 2022 елдан эшли.
Әлмәттә төрле һөнәр ияләрен берләштерүче берничә волонтерлык хәрәкәте бар. Аларның берсе - «Ассоль» штабы, ул көн саен безнең сугышчылар файдасына 2022 елның ноябреннән хезмәт куя.
Уртача алганда, волонтерлар көненә бер маскировка челтәре үрәләр, әмма ашыгыч заказлар булганда күбрәк эшләргә тырышалар. Челтәрләрнең зурлыгы стандарт – 3х6 метр, әмма кирәк булганда волонтерлар зур челтәрләр ясый, мәсәлән, техниканы яшерү өчен. Бүгенге көндә алар инде 728 ятьмә һәм снайперлар, разведчиклар өчен 600 дән артык костюм үргәннәр. Штабта 25 волонтер эшли, алар ике сменада эшлиләр.
Волонтерлар беренче чираттагы ихтыяҗларны аңлау өчен хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән актив аралаша. Осталар кызыклы факт белән уртаклаштылар – шәһәр паркының баш механигы махсус алар өчен материаллар кисүгә вакытны сизелерлек кыскарта торган станок эшләгән, хәзер моңа 5-10 минут вакыт китә. Әгәр волонтерлар иске алымнарны куллануны дәвам итсәләр һәм кайчы белән кулдан киссәләр, алар озаграк эшләрләр иде!
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia