Әлмәттә яңа елның беренче аенда 141 бала дөньяга килгән
Бу 2024 елның гыйнварына караганда 19 балага күбрәк, дип хәбәр иттеләр ЗАГС идарәсендә.
Яңа туган сабыйлар арасында - 68 малай һәм 73 кыз. Аларның икесе игезәкләр, өстәвенә берсе - "королевская" (төрле җенесле). Иң кечкенә сабый нибары 1630 грамм авырлыкта булган, ә иң зурысы – 4545 гр. Иң яшь әнигә 19 яшь, иң өлкәненә 47 яшь. Ә иң яшь әтигә 22 яшь, иң өлкәненә 49 яшь.
Балалар исемнәре арасында популяр исемнәр: Ясминә, Әминә, Алинә. Гыйнварда әлмәтлеләр балаларына Дарья, Дилияр, Ария, Камалия, Кирам, Гомәр, Стефанья, Лионель, Аслан, Генриетта, Севилья, Афина, Илария, Идрис кебек сирәк исемнәр кушканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа