Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

2025 ел – Ватанны Саклаучылар елы

Дәүләт Советына еллык юлламасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте.

 

 

Ватан, тынычлык, солдат, Җиңү кебек төшенчәләрнең кыйммәте артты. Чөнки бүген тынычлык дигән сүзнең асыл мәгънәсенә төшендек, кыйммәтен аңладык. Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителү дә җәмгыятьне илдә барган вакыйгаларга башка күзлектән карарга чакыра. Илебезнең үткән тарихына, бабаларыбыз яулап алган Бөек Җиңүгә, егетләребезнең бүгенге язмышына битараф булмау өчен, искәртү, кисәтү өчен кирәк быелгы елны шулай атау.

Бу уңайдан Чупай Мәдәният йорты елны «Җиңү елын каршылап» дигән чара белән башлап җибәрде. Ел буе МХО зонасында хезмәт итүче егетләребезгә ярдәм иткән чупайлылар узган елга йомгак ясап, Иске яңа елны каршы алдылар. Әлбәттә, Яңа ел Кыш бабайсыз, изге теләкләрсез була алмый. Шуңа да әлеге чарага бүләкләре белән Кыш бабай да килгән иңде. Ул һәркемгә изге теләкләрен җиткерде, узган елда солдатларыбызга тырышып ярдәм иткәннәре өчен бүләкләр тапшырды. Бөтен торак пунктлардагы кебек, чупайлылар да МХО зонасындагы егетләребезгә, тынычлык, Җиңү хакына кулларыннан килгән бөтен ярдәмне күрсәтәләр. Чарада Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Хәния Бәдгытдинова да катнашты. Килгән волонтерларга ул үзенең теләкләрен җиткерде, киләсе елга планнар белән уртаклашты. Бәйрәмдә дә эштә булдылар. Җиңү шәме ясадылар.

- Җиңү елы исеме җисеменә туры килер дип ышанабыз. Шулай гына була күрсен. Көмеш волонтерлар 2024 кә йомгак ясап Хәтер шәмен кабыздылар. Үткәннәрне һич тә онытырга ярамый, - диләр Чупай волонтерлары.

Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык, илләргә тынычлык алып килсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса