Әлмәттә яңа ел чыршыларын сүтәләр
Шәһәр буенча урнаштырылган яктылык иллюминациясен калдырачаклар.
Әлмәттә белгечләр бәйрәм мәйданчыкларында яңа ел чыршыларын һәм бизәү әйберләрен демонтажлауга керештеләр. Бу хакта җирле администрация матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хакимият вәкилләре сүзләренчә, шәһәр буенча яктылык иллюминациясен әлмәтлеләрне шатландырсын өчен калдырачаклар.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Әлмәттә чыршы уенчыклары һәм мишуралар белән бизәлгән җәмәгать транспорты йөрде.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia