Әлмәттә сирәк кушылучы исемнәр билгеле булды
Җәмгыять

Әлмәттә сирәк кушылучы исемнәр билгеле булды

Быел гыйнвар башыннан 53 сабый дөньяга килгән.

Селин, Глафира, Тема, Офелия, Леона – Әлмәттә яңа туган балалар өчен иң сирәк хатын-кыз исемнәренең берсе булды.

Ә менә 2024 ел өчен сирәк ир-ат исемлегенә Суфьян, Севастьян, Батыр, Хәниф, Лука, Добрыня кергән.
Узган ел Әлмәттә 1755 бала туган, ә быел гыйнвар башыннан  53 сабый дөньяга килгән.