Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәл Хәбетдинова мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнгән хәрбиләр гаиләләрендә булды

Әлмәттә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган ункөнлек дәвам итә.

ТР Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова һәм ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар. Кунаклар Гилмановлар гаиләсе янына бардылар. Кече уллары Айдар, 19 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы, сәламәтлеге начар булуга карамастан, «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә укый, мәктәп чараларында актив катнаша. Гаилә башлыгы махсус операция уздыру зонасында.

Солтановлар гаиләсендә әтиләре шулай ук Донецк янындагы алгы сызыкта хезмәт итә. Уллары Артур Әлмәт мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә укый. Әнисе Вера Валерьевна малайның өй эшләрен мөстәкыйль башкарырга тырышуы турында сөйләде. Артурның апасы Регина  педагогика институтында укый.

Азат Кадыйров гаиләләргә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлаулар җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Гүзәл Хәбетдинова аналарга хезмәтләре һәм кайгыртучанлыклары,махсу хәрби операция зонасында булган ирләре өчен ышанычлы тыллары өчен рәхмәт белдерде. Социаль ярдәм чаралары, гаиләләр проблемаларын хәл итәргә ярдәм итүче көнкүреш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса