Әлмәттә гаиләләр «Фамилия» гаилә ял клубы» проекты оештырган чараларда катнашалар
Оясында ни күрсә – очканында шул була, ди безнең халык.
«Нефтьче» Мәдәният сарае креатив мәйданчыгында менә инде берничә атна шимбә саен иҗади, бердәм гаиләләр «Фамилия» гаилә ял клубы» проекты кысаларында оештырылган чараларда актив катнашып киләләр. Әлеге чаралар «Россия яшьләре. Грантлар» проекты матди ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Гаилә елы булу сәбәпле генә түгел, гаиләләрдә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту, рухи кыйммәтләрне барлау һәм саклау максатыннан да әлеге чараларның әһәмияте зур. Яшь әти-әниләр балалары белән бергә гаиләләрендә булган истәлекле вакыйгаларны, кадерле ядкарь итеп сакланырдай мизгелләрне тарихта әнә шулай иҗат аркылы чагылдыралар. Аралашу, яңа мавыктыргыч эшчәнлеккә җәлеп ителү аша гаилә әгъзалары үзара тагын да якыная. Чөнки, сер түгел, хәзер һәммәбез ашыга, каядыр чаба. Эш-мәшәкать белән мәшгуль булып, якыннарыбыз белән бергә булган вакытның кадерен белмибез. Менә шушындый чаралар гаиләләрне берләштерә, тормыш кыйммәтләре хакында искә төшерә, аларның кадерен белү кирәклеген искәртә.
Күңелгә үтеп керердәй җылы мохитта чираттагы очрашуда яшь гаиләләр үз шәҗәрәләрен төзеделәр. Өлкәнрәкләр гаилә тарихын барлады, балалары белән тормыш тәҗрибәләрен уртаклашты. Оештыручылар да, катнашучылар да бу проектның дәвамлы булуын теләделәр һәм әһәмияте хакында ассызыкладылар.
Эльзира Саврентьева,
«Фамилия» гаилә ял клубы» проекты оештыручысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа