Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әкияттә кунакта : нефтьчеләр башкаласы Яңа елга әзерләнә

Шәһәрдә Яңа елга әзерлек әллә кайдан ук сизелеп тора: бөтен җирдә диярлек гирляндалар балкый, кибет эчләре дә матурлап бизәлгән.

Кыскасы, кая карама, утлар ялык-йолык килә – халык сокланып туя алмый, аеруча бала-чага, яшьләр куана.

Кышның беренче ае кар белән куандырмаса да, күңелләрдә бәйрәм кыңгыраулары инде чыңлый башлады дияргә була. Һәм бу аңлашыла да, чөнки нәрсә генә дисәң дә, Яңа ел – иң көтелгән, иң матур, иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе бит.

«Татнефть» җәмгыятенең тырышлыгы белән быел да шәһәрнең 17 мәйданчыгы үзенчәлекле итеп бизәләчәге, аларның һәрберсендә бәйрәм чаралары оештырылачагы билгеле булды. Әлмәтлеләрнең иң яраткан урыны – Нефтьчеләр мәйданы инде күптәннән күңел ачу үзәгенә әверелде. Биредә ноябрь аенда ук шугалак ачылды, Үзәк чыршы да урнаштырылды. Шулай да бизәү – бер әйбер, ә мәгънәле итеп бизәү икенче нәрсә. Нефтьчеләр әлеге уңайдан бар нәрсәне дә төптән уйлап башкарырга ярата. Менә быел да һәрбер мәйданчыкның илебезнең җиде төп милли проектын яктыртачагы һәм «Гаилә», «Сәламәтлек саклау» «Мәгариф», «Демография», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохиты», «Экология», «Фән һәм университетлар» кебек тормышчан темаларны ачып салачагы мәгълүм булды. Заманча бизәлештә янып торган төсле инсталляцияләргә, тематик декорацияләргә, арт-объектларга өстенлек биреләчәк.

Урамнарга һәм боҗра-борылышларга өстәмә иллюминацияләр дә урнаштырылачак. Шул рәвешле «Каракүз» скверы «кышкы бакча» га әвереләчәк һәм экология темасын ачып салачак. Ә Нефтьчеләр мәйданы бизәлеше балачактагы яңа ел уенчыкларын искә төшерәчәк. Шәһәрнең Ленин мәйданы гаилә традицияләре темасын яктыртачак. Гаилә елында бу бик актуаль һәм, һичшиксез, аеруча тирән мәгънәгә ия күренеш булачак. Бәйрәмнәрне яхшы хәбәрләр, матур теләкләр һәм игелекле гамәлләр белән исән-имин каршы алырга язсын һәрберебезгә дә. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса