Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрбиләр хәлен өлкәннәр кайгырта

Шәһәр һәм район волонтерлары тиздән махсус хәрби операция зонасына юл алачак чираттагы гуманитар йөкне туплау белән мәшгуль.

 

Монысы инде хәрбиләребезгә Яңа ел бәйрәме алды бүләге булачак.

Әле күптән түгел Әлмәт җирлегеннән 18 тонналап ярдәм тупланып, 1233 нче, 430 нчы полклар һәм 29 нчы армия хәрбиләренә исән-имин илтеп тапшырылган иде. Әлеге гумконвойны солдатларыбыз түземсезлек белән көтеп алганнар, чөнки аның составында кыр шартларында бик кирәк булган техника, транспорт чаралары, пилотсыз очу аппаратлары, роботлар, мичләр, элемтә чаралары, запчастьлар, көнкүреш кирәк-яраклары һәм мәктәп укучылары юллаган хатлар булган. Солдатлар Әлмәт фидакарьләренә, аеруча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», «Мегасети», «Ассоль», «Ышанычлы тыл» штабларына, коры ашлар әзерләүчеләргә, «Хәрби туганлык» оешмасына, Айрат Гобәйдуллинга һәм Вячеслав Миллерга чиксез рәхмәтләрен җиткергәннәр.

– Тормышыбызны саклап калырга тырышып, заманча техника һәм җиһазлар белән тәэмин итүчеләр, тәнебезне җылытып, тамагыбыз тук булуын кайгыртучы изге җан ияләре барлыгы күңелләребездәге өмет чаткысын сүндерми сакларга ярдәм итә. Без сезгә чиксез рәхмәтле, – диләр хәрбиләр.

Чыннан да, Әлмәт җирлегендә игелекле гамәл кылучылар байтак. Аларның күпчелеге – тормышның ачысын-төчесен татыган өлкән яшьтәге апа-әбиләр. Әле менә шушы көннәрдә генә «Югары нефть мәктәбе» технология университеты ветеран оешмасы әгъзалары 54 920 сум күләмендә акча җыеп, шул акчаларга госпитальләрдә дәваланучы хәрбиләргә кием-салым, азык-төлек, медикаментлар сатып алганнар. Солдатларга ярдәм итүчеләр арасында эшмәкәр Н.С. Бахронов та бар. Ул технология университеты ветераннары аркылы хәрбиләргә дип 80 пар оекбаш юллап җибәргән.

Махсус хәрби операция зонасына илебез иминлеген сакларга киткән батыр ир-егетләребезгә ярдәм чаралары оештыруда шәһәребезнең «Ветеран» реабилитация үзәге дә зур ярдәм күрсәтә. Чираттагы ярдәм көньяк-көнчыгыш хатын-кызлары советлары оештырган «Әнием яулыгы» акциясе кысаларында тормышка ашырылган. Реабилитация үзәге хезмәткәрләре бергә җыелышып МХО зонасындагы каһарманнарга азык-төлек, тәм-томнар сатып алып посылкалар ясаганнар. Һәрбер бүләкне зәңгәр яулыкка төргәннәр.

– Ана өчен баласы исән-сау булса, шуннан да зуррак бүләк юк. Безнең кайгыртуны һәм туган йорт җылысын тойсыннар дип тырыштык, – ди үзәк директоры Кадрия Гыйматдинова.

Илебез язмышына битараф булмаган әлмәтлеләрнең кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы – зур сөенеч. Фидакарьләргә бу изге эшләрендә уңышлар телибез.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса