Әлмәт районыннан хәрбиләргә ике авто һәм тонна ярым гуманитар ярдәм озаттылар
Ярдәмне «Гранит» һәм «Алга» батальоннары алды.
Әлмәт районының Түбән Мактама делегациясе махсус операция зонасында булды. Җирлек башлыгы Вячеслав Сенин хезмәттәшләре белән 88 нче «Гранит» танк батальонында булды. Моннан тыш, Әлмәт районы вәкилләре «Алга» батальоны сугышчылары белән очрашты, дип хәбәр итә Әлмәт администрациясе матбугат хезмәте. Хәрбиләргә посылкалар, генераторлар, рацияләр, хәрби амуниция барган тонна ярым гуманитарка илткәннәр. Депутатлар, иганәчеләр һәм бизнесменнар ярдәме белән сугышчылар өчен 1,2 миллион сумга «Нива» һәм «УАЗ» сатып алганнар.
Сәфәрдән делегация Түбән Мактама һәм Тихоновка музейларына геройлар һәм аларның батырлыклары турындагы истәлекне саклау өчен экспонатлар алып кайтты.
Җирле хакимият вәкилләре билгеләп үткәнчә, гуманитар ярдәм җыюда Әлмәт районы халкы белән бергә, Зәй һәм Сарман районнары халкы да катнашкан.
Фото: t.me/pressalmet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа