Заманча яшәргә, иҗат итәргә өйрәтәләр
Шәһәребезнең «Ветеран» реабилитация үзәге бүгенге көндә киңкырлы эшчәнлек алып бара.
Иң мөһим чараларның берсе - махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру. Әлеге эшчәнлек кысаларында үзәк көндәлек тормышны җиңеләйтүгә һәм яңа чынбарлыкка җайлашуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле программалар тәкъдим итә. Шундый программаларның берсе – «Адан Яга кадәр смартфон» программасы. Ул заманча гаджетлар белән эшләргә өйрәтүне күздә тота. Өлкәннәр әлеге программаны бик теләп өйрәнә. Мисал өчен, Рәшит ага Габделкәбировның смартфон белән эш итәргә өйрәнүенең төп максаты – Интернет аша поликлиникага язылырга өйрәнү. Смартфон белән файдаланырга аны белгеч Валерия Нуретдинова өйрәтә. Дәресләр вакытында Рәшит Габделкәбиров аңа махсус хәрби операциядә катнашучы улы турында да сөйли.
– «Адан Яга кадәр смартфон» курсын бик теләп узам, бу миңа улым белән элемтәдә калу, аның хәле турында хәбәрдар булу һәм иң актуаль яңалыкларны алуга ярдәм итә, – ди Рәшит ага.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Ветеран» үзәге даими нигездә МХОда катнашучыларның инвалид булган гаилә әгъзаларына социаль-психологик һәм социаль-медицина ярдәме күрсәтүен дә дәвам итә.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге абый-апалар өчен иҗат остаханәсенең дә ишекләре көн дә диярлек ачык. Биредә даими рәвештә мавыктыргыч мастер-класслар оештырып кына торалар. Мисал өчен, әле күптән түгел генә өлкәннәр эшләпә формасында энә савыты ясарга өйрәнделәр. Дәрес социаль адаптация буенча белгеч Венера Гарифуллина җитәкчелегендә үтте.
– Мастер-класс – матур кул эшләре әзерләүнең иҗади процессы гына түгел, ә бу процессны арт-терапиянең нәтиҗәле методы буларак куллану да. Вак детальләр белән җентекләп эшләү төгәллек таләп итә, бу кулларның вак моторикасын стимуллаштыра. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бу аеруча мөһим, чөнки хәрәкәтләр координациясен яхшыртырга һәм кулларның функциональлеген торгызырга ярдәм итә. Алай гына да түгел, кул эше тынычландыра да бит әле, – дип саный белгеч. Өлкәннәр турында мондый кайгыртучанлык күрсәткән хезмәткәрләргә рәхмәттән башка сүз юк. Эшләрегез гөрләп барсын, исән-сау гына була күрегез.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа