Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә гуманитар ярдәм җыйдылар

Махсус хәрби операция җиле күпләрнең ишеген какты.

 

Районыбызның битараф булмаган кешеләре, учреждение һәм оешма коллективлары, пенсионерлар махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда кабат активлык күрсәттеләр.

Фидакарь әлмәтлеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә тиз арада азык-төлек, кием-салым, маскировка челтәрләре, шәхси посылкалар тупланып, 56 нчы һава-десант полкына озатылды. Моннан тыш муниципаль районның шәһәр активы тырышлыгы белән 430 нчы полк сугышчылары өчен дә кирәк-яраклар, техника һәм җиһазлар сатып алынганлыгы мәгълүм булды. Активистлар ике мотоцикл сатып алуда да булышлык күрсәткәннәр.

Яшерен-батырын түгел, МХОга кагылышлы тема һәрберебезне борчый, уйландыра, якыннарыбыз турында кайгыртырга һәм кайгырырга мәҗбүр итә. Мобилизацияләнүчеләр һәм контракт төзеп хезмәт итүчеләр үзләре дә кыска вакытлы ялга кайткан чорда төрле очрашуларда катнашып, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр, һәм бу үзенә күрә шулай ук зур игътибарга лаек. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Ватанны саклаучылар» фондының Әлмәт филиалы МХО зонасындагы якташларыбызның гаиләләре белән һәрдаим тыгыз элемтәдә тора.

– Бик күп четерекле мәсьәләләрне чишәргә, гозер-үтенечләрне кабул итәргә һәм оператив хәл итәргә туры килә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар – алар безнең геройларыбыз, аларны һәм аларның гаиләләренең мәнфәгатен яклавыбызны алга таба да дәвам итәчәкбез. Хәрбиләребезгә ярдәмне бүген һәркем күрсәтә ала. Бу игелекле эштә катнашкан әлмәтлеләргә зур рәхмәт, – дип белдерделәр «Ватанны саклаучылар» фонды хезмәткәрләре.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса