Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр кинология комплексы өчен «Спутник Маэмай» исемен сайладылар

3 һәм 4 августта «Смена» җәйге китап фестивалендә әлмәтлеләр «Дог-Френдли Татарстан» проекты белән берлектә кинология комплексына исем сайладылар.

Этләр белән шөгыльләнү һәм уеннар өчен мәйданчык космик тематикада  (эт-космонавтлар) рәсмиләштереләчәк. Бу космосны үзләштерүгә зур өлеш керткән героик эт-космонавтларга багышлана.

Шунысы кызык: «Маэмай» - татар авылларында этләргә ягымлы кушамат, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның мәшһүр шигыре герое исеме. «Спутник Маэмай» кинология комплексы сентябрь башында ук Бигәш урамы һәм Зарипов проспекты киселешендә ачылачак.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса