Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алексеевск-Әлмәт түләүле трассасы 80% төзелгән

Яңа юл буенча хәрәкәтне быел башлап җибәрү планлаштырыла.

Алексеевск-Әлмәт түләүле автомобиль юлы төзелеше 80% тан артыкка башкарылган. Объектны инфраструктур бюджет кредитларын җәлеп итеп төзиләр, дип хәбәр итә территорияләрне үстерү фонды.

«Киләчәктә Алексеевск – Әлмәт юлы Казан, Әлмәт агломерацияләре һәм Оренбург арасында элемтә үсешенә ярдәм итәчәк, юлдагы вакытны кыскартачак, шулай ук Казахстан һәм Урта Азиягә кыскарак маршрут тәэмин итәчәк», – дип билгеләп үтте территорияләрне үстерү фонды генераль директоры Илшат Шаһиәхмәтов.

Ул ассызыклаганча, юл шулай ук торак төзелеше үсешенә ярдәм итәчәк. Аерым алганда, аның җәлеп итү зонасында 2038 елга кадәр 719 мең кв.метр торак төзү планлаштырыла. Алексеевск-Әлмәт автомобиль юлының озынлыгы 145 км тәшкил итәчәк. Ул Шәле (М7) – Баулы (М5) трассасы – «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршрутының бер өлеше составына керәчәк. Яңа юл буенча хәрәкәтне быел башлап җибәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса