Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа фотозона барлыкка киләчәк

Шәһәр сусаклагычы территориясендә Дала Зәе елгасы аша җәяүлеләр күперен реконструкцияләүгә керештеләр.

Бу күпер сусаклагычның ике ягын тоташтырачак, аларның берсендә пляж зонасы барлыкка киләчәк. Күпер чын-чынлап стильле һәм заманча булачак - яңартылган култыксалар һәм кичке яктырту белән. Ул Әлмәт халкы һәм кунаклары өчен чын арт-объектка һәм фотозонага әвереләчәк! Әлеге масштаблы объектны төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм, әлбәттә, «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме нәтиҗәсендә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса