Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Абдулның Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы музеенда «Әбелгата оныклары» исеме астында гаилә очрашуы узды

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2024 ел илдә Гаилә елы дип игълан ителде. Мондый карарны ул гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте.

Әлеге очрашуга авылдан, республиканың төрле районнарында гомер итүче Насретдинов Әбелгата бабай һәм аның беренче хатыны Хәдичә әби, икенче хатыны Бәрия әбинең оныклары җыелды. Ике гаиләдән тугыз бала – барысы да таза, сау-сәламәт, көчле буын булулары белән аерылып торалар. Кайткан оныклар һәм оныкчыклар бергә җыелышып бабаларының, туганнарының каберенә барып дога кылдылар. Аннан очрашуны балачактан күңелләренә якын булган авыл тарихы музеенда дәвам итеп, яшьлек хатирәләрен, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр.

Аларның һәр сөйләгән сүзләрендә бабаларының кешелекле, ярдәмчел булуы, хезмәт яратуы чагылды. Туган җир, яшьлек, сагыну турында җырлар яңгырады. Гамил абыйның сыздырып гармун уйнавы, Саҗидә апа, Шамил абыйларның шул гармунга кушылып башкарган моңлы җырлары барысының да күңелләрен яшәртеп, бер генә минутка яшьлек елларына алып кайткан кебек тоелды. Рушания Габдулла кызының бабасы балаларына атап язган җыр куплетларына сокланмый мөмкин түгел иде. Әбелгата бабайның иң өлкән оныгы Рәшит абыйга 83 яшь. Мәрьям апа кызларының оныгы Тимурга 10 яшь. Бу гаилә үзе тарихка кереп калган бер истәлек, буыннар чылбыры булып тора. Гаилә елы кысаларында Әбелгата бабай оныклары белән оештырылган әлеге очрашу музеебыз тарихында күп елларга җитәрлек хатирә булып сакланыр.

Бакирова (Мингалимова) Рушания Габдулла кызының Насретдинов Әбелгата балаларына багышлап язган шигыре.
Төрлебез төрле яшьтә без,
Торабыз төрле якта.
Берләштерә безне бергә
Бабабыз Әбелгата.

Кайталдык әле менә,
Җыелдык без дә бергә.
Менә күпме булганбыз бит
Тугыз оядан без дә!

Нәселебезнең ирләре
Охшаганнар бабайга.
Гаиләм диеп, маллар табып,
Яшәделәр алар да.

Районда бер исеме,
Юктыр белмәгән эше.
Иншалланы, Ходя азыйны
Юктыр белмәгән кеше.

Төп нигезне асраучы,
Габдулла абзый, гел рульдә.
Килгән кунак, бала-чага
Булдылар бит гел сездә.

Өч кыздан соң көттереп –
Төпчек малай кадерле.
Мәкъсум абый еракларда,
Ташкентта гомер итте.

Бу нәселнең хатын-кызы
Чамасыз сабыр, уңган.
«Астай, апа» дип өзелеп
Торган алты кыз туган:
Өммегөлсем һәм Зәйнәп,
Мәрьям белән Шәрига,
Суфия һәм Галия
Дөнья көттеләр бергә.

Әбелгата кызларының
Бар аерым сыйфаты –
Ирне хөрмәт итеп яши
Торган нәсел кызлары.

Озын толым, нечкә билләр
Гашыйк иткән күпләрне.
Тугры булып, сабыр итеп,
Гомер иттеләр инде.

Алты туган кыз баланы
Аерып булмый берсен дә
Туры сүзле, гадел, гади,
Сабыр булган өчен дә.

Үлгәннәргә дога булып
Барсын җылы сүзебез.
Әбелгата оныклары,
Бердәм булып яшик без!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса