Җиңү безнең якта булачак
Әлмәтлеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар йөк туплап озатуларын дәвам итәләр.
Кирәк-яракларны җыюда районның барлык авыл җирлекләре, эре предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, гади халык катнаша. Әле шушы көннәрдә генә 1233 нче полк хәрбиләренә ярдәмнең чираттагы 28 нче партиясе исән-имин илтеп тапшырылды. Делегацияне район башлыгы Тимур Нагуманов һәм депутат Вячеслав Колотовкин озата бардылар. Гумконвой солдатларга махсус җиһазлар, квадрокоптерлар, инструментлар, медикаментлар, тепловизорлар, роботлар, маскировка челтәрләре, исемле посылкалар алып килде. Шуны да билгеләп узарга кирәк, күп кенә кирәк-яраклар Әлмәтнең үзендә җитештерелгән.
- Хәрбиләр белән даими элемтәдә торабыз һәм аларга иң беренче чиратта үзләре сораган әйберләрне алып килергә тырышабыз, - диде район башлыгы. - Хәрбиләр белән очрашып сөйләшкәч, аларның ничек үзгәргәнен, чын ирләрчә җитдиләнеп киткәнен күрәбез. Хәзер инде алар хәрби шартларда үзләрен ышанычлы тоталар һәм куелган бурычларны үтәргә әзер булуларын дәлиллиләр. Бүген егетләребезнең күбесе хәрби хезмәткә контракт килешүе төзегәннән соң килә. Моны мин алар тарафыннан аңлы рәвештә уйлап эшләнелгән карар дип кабул итәм. Егетләребез бүгенге көндә Ватанны сакларга китәргә әзер булуларын белдерәләр. Бу, әлбәттә, аларның патриотларча җитди фикер йөртүләрен раслый. Илебез иминлеген саклаучыларга алга таба да төрле яклап ярдәм кулы сузарга тырышачакбыз. Егетләр, без һәрвакыт сезнең белән, Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак, – дип тә өстәде Тимур Нагуманов.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа